«Китап белгечләре»: әдәби сәяхәт (6+)
17 июнь көнне 5 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары өчен «Китап белгечләре» дигән әдәби сәяхәт үтте. Балалар «Әкияти», «Тылсымлы», «Шигъри» станцияләре буенча сәяхәт кылды һәм әдәбият дөньясында үз белемнәрен күрсәтте. Укучылар викторина сорауларына җавап бирде, һәм һәр дөрес җавап өчен жетоннар алды. «Әкият геройлары» станциясендә балалар әкият геройлары турында башваткыч-табышмакны чиште. «Әдәби әсәрләр» станциясендә яшь китап сөючеләр дус-тату рәвештә китапханәче санап чыккан китап исемнәрен танып белде. Әсәр исемнәре буенча авторларны «Балалар язучылары» тукталышында искә төшерделәр. «Китаплар» станциясендә китаплар турында буталчык мәкаль һәм әйтемнәрне җыйдылар. Әдәби сәяхәт бик күңелле һәм кызыклы үтте, балалар барлык биремнәрне җиңеллек белән үтәде, ә иң күп жетон җыйган катнашучы «китап белгече» дип танылды һәм татлы приз белән бүләкләнде. |